Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта өч балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды
Кайбычта шушы араларда дөньяга аваз салган өч балага туу турында таныклык тапшырдылар. Әлеге тантана район ЗАГС бүлегендә узды. Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова яза.
Бу тантананың төп сәбәпчеләре — Әхмәд, Язилә һәм Язгөл. Әлеге өч бәләкәч тәүге документлы булды.
Әхмәд — Олы Кайбычта яшәүче Гүзәл һәм Дамир Гыйниятуллиннар гаиләсендә сигезенче, Язилә шушы авылда гомер итүче Ләйсән һәм Фиргать Басыйровлар гаиләсендә — өченче, Язгөл — Кече Кайбычтан Айгөл һәм Илназ Солтановлар гаиләсендә шулай ук өченче сабый булып дөньяга килгән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зилә Сөнгатуллина безнең районда һәрбер яңа туган сабыйның игътибар үзәгендә булуын әйтте, гаиләләргә иминлек теләде.
Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына имза куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм ихлас теләкләрен җиткерде.
Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз