news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чәкчәк пешерделәр

Кайбычта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чәкчәк пешерделәр
Фото: https://kaibicy.ru

Кайбыч районының уңган хатын-кызлары, район Советы бинасына җыелып, махсус операциядә катнашучы ир-егетләргә жибәрер өчен чәкчәк пешерде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова яза.

Әлеге өмәне «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева оештырды. Анда Олы Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб авылларыннан хуҗабикәләр катнашты.

Ханымнарга күз иярмәде, башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйләп, бердәм булып эшкә керештеләр. Кул җылысын гына түгел, күңел җылысын да кушып әзерләгән күчтәнәчләр егетләрнең хәлен җиңеләйтеп, күңелләрен күтәрсен, тәмле ашларны тиз арада өйләрендә, якыннары янәшәсендә ашарга насыйп булсын, дип теләргә дә онытмадылар.

Әзер чәкчәкләрне матурлап савытларга тутырдылар. Бишәр йөз граммлы 60 савыт күчтәнәч әзерләнде. Тиздән алар районнан китүче гуманитар ярдәм белән якташларга җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot