news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен чәкчәк пешерделәр

Кайбычта районының уңган хатын-кызлары, район Советы бинасына җыелып, махсус операциядә катнашучы ир-егетләргә жибәрер өчен чәкчәк пешерде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» яза.

Әлеге өмәне «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева оештырды. Анда Олы Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб авылларыннан хуҗабикәләр катнашты.

Ханымнарга күз иярмәде, башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйләп, бердәм булып эшкә керештеләр. Кул җылысын гына түгел, күңел җылысын да кушып әзерләгән күчтәнәчләр егетләрнең хәлен җиңеләйтеп, күңелләрен күтәрсен, тәмле ашларны тиз арада өйләрендә, якыннары янәшәсендә ашарга насыйп булсын, дип теләргә дә онытмадылар.

Әзер чәкчәкләрне матурлап савытларга тутырдылар. Бишәр йөз граммлы 60 савыт күчтәнәч әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot