news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта контракт буенча махсус хәрби операциягә китүче никахын рәсмиләштерде

Кайбычта контракт буенча махсус хәрби операциягә китүче никахын рәсмиләштерде
Фото: https://kaibicy.ru

Кайбыч ЗАГСында контракт буенча хәрби операциягә китәргә җыенучы Алексей Королев һәм Татьяна Долгова язылышты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова хәбәр итә.

Алексей Борисович Чувашия Яльчик районы Аранчеево авылында туып-үскән. 1990-92 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Контракт төзегәнче, транспорт куркынычсызлыгы хезмәтендә эшләгән. Татьяна Николаевна тумышы белән Мәлкидән. Бу пар 28 ел бергә Турминскийда яши. Варвара исемле 24 яшьлек кызлары бар.

Татьяна Николаевнаның мәрхүм булган беренче иреннән туган ике балага да әти җылысын биргән Алексей Борисович. Часовнялар төзү, чиркәү төзекләндерү кебек саваплы эшләре дә күп аның.

«Ватаныбыз безнең кебек ир-атларга таяна. Махсус операция зонасында хезмәт итүче иптәшләремә ярдәм кирәк, шуңа күрә мин контракт төзедем. Балалар үсеп урнашты, мин хәзер анда кирәгрәк», – диде ул.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Зилә Сөнгатуллина никахларын теркәгәннән соң, әлеге гаиләне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Ул Алексей Борисович белән Татьяна Николаевнаның вакытлы һәм дөрес карар кабул итүен, гаилә башлыгының ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтүен хөрмәткә лаек дип әйтте. Аларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100