Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта каратэ буенча районара ярышларның җиңүчеләре ачыкланды
Кайбычта «Салават күпере» спорт комплексында каратэ буенча шәхси беренчелеккә районара ярышлар үтте. Әлеге ярыш Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сунгатуллин яза.
Кайбыч районы яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе белән берлектә үткәргән ярышта Казан, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, бу районның Макыл командалары катнашты. Ярышта 5-17 яшькә кадәрге 50 спортчы көч сынашты.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Хәрби сәнгать берлегенең Татарстан буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков командаларны сәламләде.
Биш сәгатькә сузылган ярышның җиңүчеләренә, призерларына грамоталар, медальләр, статуэткалар тапшырылды. Кайбыч районы данын яклап 5-17 яшьләрдәге 15 спортчы, шулар арасында ике кыз да чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз