news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта инвалид балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештырылды

Кайбычта инвалид балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештырылды
Фото: http://kaibicy.ru/

Кайбычта инвалид балалар белән аларның әниләрен кунак иттеләр. Очрашу Инвалидлар ункөнлеге кысаларында ел саен үткәрелә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Бу очрашу һәр елны иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аналарга һәм балаларга җылы теләкләрен җиткерде.

«Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда ел саен шулай бергә очрашабыз да, әнә шулай рәхәтләнеп аралашабыз, сезне аз булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып торабыз, күңелегезне борчыган проблемаларыгызны тыңлыйбыз. Без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Бала өчен ана дигән сүздән башка бүтән бөек сүз юк. Ә авыру балалар әни дигән татлы сүзгә икеләтә мохтаҗ. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә булышу — иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе», – диде ул.

Мул табын артында узган җылы очрашу уеннарга, бүләкләргә бай иде. Балаларның барысына да район башлыгы исеменнән күчтәнәч тараттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot