Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйдылар
Кайбычта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйдылар. Эшмәкәрләр көне уңаеннан оештырылган бу очрашу Кайбыч ягы һәм Олы Подберезье авылындагы игенчелек, җир эшкәртү музейлары белән танышудан башланып китте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.
Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Ул эшмәкәрләрне сәламләү чыгышында аларга тирән рәхмәтен белдерде, алга таба да Кайбыч халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әйтеп узганча, программага юкка гына музейлар белән танышуны кертмәгәннәр. Кайбыч ягының үткәнен күрсәткән бу музейларда эшмәкәрләрнең күбесе булырга өлгермәгән әле. Экскурсия барысына да ошады, алар моның өчен тирән рәхмәтләрен белдерде.
Очрашу мул табын артында төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз