news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта «ЭКОЛОГиЯ» фәнни-тикшеренү конференциясе җиңүчеләре бүләкләнде

Кайбычта «ЭКОЛОГиЯ» фәнни-тикшеренү конференциясе җиңүчеләре бүләкләнде
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч районы Федоровское урта мәктәбе базасында «ЭКОЛОГиЯ» фәнни-гамәли конференциядә Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Чистай районнарыннан, Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән 150 гә якын укучы катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Әлеге конференциянең максаты — сәләтле балаларның экология, география, биология, туган якны өйрәнү һәм табигатьне саклау буенча тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, тикшеренүләр ярдәмендә балаларга һәм яшүсмерләргә экологик белем бирү, тәҗрибә уртаклашу.

Чакырылган кунаклар һәм мактаулы жюри составында педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының теория һәм методика, география һәм экология белеме кафедрасы профессоры Илгизәр Гайсин, шул ук кафедра доценты Альбина Хәялиева, Марат Вәлиев, әлеге уку йортының 5 курс студенты Аманмырат Оразсахедов, мәгариф бүлеге һәм «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары да бар иде.

Конференцияне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Константин Гущин, КФУ профессоры Илгизәр Гайсин чыгыш ясады.

Җиңүчеләргә һәм призерларга йөзгә якын диплом тапшырылды. Фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясаган барлык укучыларга конференциядә катнашучы сертификаты бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100