Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта депутатлар район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлады
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы башлыгы һәм совет рәисе итеп Альберт Рәхмәтуллин яңадан сайланды. Мондый карарны депутатлар 22 сентябрьдә бишенче чакырылыш Кайбыч муниципаль районы советы утырышында кабул итте.
ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чыгыш ясады.
Ул халыкка узган сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Узган сайлаулар Татарстанның социаль-икътисади үсеш курсын ышанычлы рәвештә хуплавын күрсәтте. Кайбыч районы алдында зур бурычлар тора. Аларга ирешү өчен команда белән эшләргә кирәк, һәм күп нәрсә муниципалитетны кем җитәкләвеннән тора. Татарстан Рәисе исеменнән районны инде 13 ел уңышлы җитәкләгән Альберт Рәхмәтуллинның кандидатурасын тәкъдим итәм», - диде парламентарий.
Кандидатураны авыл җирлекләре депутатлары Лилия Сафина һәм Наталия Челнокова хуплады. Алар Рәхмәтуллинның эшлекле сыйфатларын билгеләп үтте.
Альберт Рәхмәтуллин район уставында ант бирде һәм халык файдасына эшләвен дәвам итәчәгенә ышандырды. «Район башлыгы вазифасы – ул иң беренче чиратта халык алдында зур җаваплылык. Ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм, аны акларга тырышачакмын», – дип билгеләде ул.
Район башлыгының урынбасарын сайлауга аерым игътибар бирелде. Бу вазифаны муниципалитетка нигез салынганнан бирле башкарган Рәмис Хәялиев яше буенча отставкага китте.
«Без район үсешенә зур өлеш керткән кешегә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Рәмис Рәфис улы безнең өчен җитәкче генә түгел, остаз да булды», - диде Альберт Рәхмәтуллин.
Хәялиев күпьеллык хезмәте өчен ТР муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең мактау билгесе һәм район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район башлыгының яңа урынбасары вазифасына ачык тавыш бирү юлы белән Олы Кайбычта туган, моңарчы башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Эльвира Заһидуллина сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз