news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Олы Подберезье авылында тәрәзә йөзлекләре музее ачарга җыеналар

Кайбычның Олы Подберезье авылында тәрәзә йөзлекләре музее ачарга җыеналар
"Кайбыч таңнары"

Кайбычның Олы Подберезье авылындагы игенчелек һәм авыл көнкүреше музеена нигез салган Петр Чекмарев әлеге музей территориясендә тәрәзә йөзлекләре музее ачарга җыена. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

— Музей - безнең тарихи үткәннәребез турындагы хәтерне саклаучы урын ул. Әнә шуны истә тотып, игенчелек һәм авыл көнкүреше музее янында тәрәзә йөзлекләре музее ачарга җыенам. Игътибар иткәнсездер, Олы Подберезье авылында әле дә инде әллә кайчан агачтан бизәкләп ясалган тәрәзә йөзлекле йортларны очратырга була. Иң гаҗәпләндергәне — ул бизәкләр бер-берсен кабатламый, алар – уникаль. Нәкъ Париждагы кебек: анда да балконнардагы бизәкләр дә, тимердәнме ул, керамикаданмы, агачтан уеп ясалганмы, охшаш түгел.

Элеккеге тәрәзә йөзлекләрен хәзер авылларда заманча итеп эшләнгәннәре алыштыра. Шуңа да, алар бөтенләй юкка чыкмасын өчен, без музей ачарга булдык. Дөрес, борынгы тәрәзә йөзлекләрен кеше яшәүче йортлардан салдырып алып булмый. Сүз буш торучы иске өйләр турында бара. Аларны барыбер сүтеп, утынга гына кисәчәкләр бит. Шуңа да мин Кайбыч халкына, тирә-күрше районнарда яшәүче якташларыма иске тәрәзә йөзлекләрен безнең музейга тапшыруларын үтенеп мөрәҗәгать итәм. Тәрәзәсе белән булса, тагын да яхшырак булачак. Мөмкинлегегезгә карап, аны чистартып, буяп тапшырсагыз иде.

Безнең әби-бабаларыбыз көнкүрешләрендә кулланган борынгы әйберләрегез булса, аларны да кабул итәбез. Борынгы шкаф, көзгеләр, көянтәләр, эш кораллары. Музейга экспонатлар тапшыручылар исем-фамилиясен, кайсы авылдан булуын да күрсәтсен иде.

Гаиләгездәге кадерле ядкәрләр белән бүлешеп, сез халкыбыз мирасын буыннардан-буыннарга тапшыру буенча гаять зур игелекле эш башкарасыз. Алар югалмасын, саклансын иде. Музейга балаларыгыз, оныкларыгыз белән килеп, менә бу безнең өйнең тәрәзәсе дип әйтү, һичшиксез, аларның күңелендә әйтеп бетергесез зур горурлык хисләре уятачак. Ә иң матур тәрәзә йөзлекләре тапшыручыларны истәлекле бүләкләр көтә. Музейга бүләкләр тапшыру 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә, – дип сөйләде ул.

Әлеге мәcьәлә буенча Олы Подберезье авылында яшәүче Сергей Михайлович Шапкинга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100