Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычның Мөрәле авылында яшәүче гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды
Кайбыч районы Мөрәле авылында яшәүче гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды. 49 ел буе үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче бу парга әлеге бүләкне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Лейсан Саттарова яза.
Фәргат Хәлил улы Мөрәледә туып-үскән. Буа районының Адав-Толымбай авылы кызы Әлфияне юллама белән Мөрәлегә фельдшер итеп җибәрәләр. Язмыш аларны әнә шулай очраштыра. Өч ел очрашып йөргәч, гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстереп, алты оныкларын сөю бәхетенә ирешәләр.
Ирле-хатынлы Сибгатовлар хәзер икесе дә лаеклы ялда. Әлфия Гарифулла кызы 37 ел гомерен медицинага багышлаган. Фәргат абый хезмәт эшчәнлеген 20 яшеннән башлый. Аннан сон төрле оешмаларда житәкче була. «Кайбычагрохимсервис» җәмгыяте директоры булып эшләп, пенсиягә чыга.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырыла. Әлеге медальгә 25 елдан артык законлы никахта бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән, халык арасында абруй казанган парлар лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз