news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычның Мөрәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды

Кайбычның Мөрәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды
"Кайбыч таңнары"

Кайбычның Мөрәле авылында барлык уңайлыклары булган заманча фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, ТРның Баш инвестицияләр-төзелеш идарәсенең баш белгече Радик Галәветдинов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килгән иде.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да яңа фельдшер-акушерлык пунктына үтте һәм андагы шартларны, заманча җиһазларны күреп соклануларын белдерде. Биредә ФАП мөдире булып медицина өлкәсендә кырык елга якын стажы булган, шуның ун елын Мөрәледә халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Фәридә Сибгатова эшли.

Гөлнара Сафиуллина әйтүенчә, Мөрәле авылында фельдшер 340 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның 39ы — 17 яшькәчә, 176сы — эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр, 125е — пенсионерлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot