news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Мәлки мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

Кайбыч районының Мәлки мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылган үзәкнең тантаналы ачылышында район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Алар «Үсеш ноктасы» үзәгенең укучыларга сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер, балаларда заманча табигый-фәнни һәм технологик күнекмәләләрне формалаштырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Биредә ике кабинет — информатика һәм биология класслары эшли башлады. Цифрлы лабораторияләр, лаборатор эшләр һәм тәҗрибәләр үткәрү өчен әсбаплар, микроскоплар, шулай ук ноутбуклар һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Төзүчеләр кабинетларны матур һәм зәвыклы итеп эшләгән.

«Төп мәктәпләр арасында «Үсеш ноктасы» сыйныфларының беренчеләрдән булып бездә ачылуы — зур шатлык һәм горурлык, шулай ук җаваплылык та өсти. Әлеге үзәк ярдәмендә уңышка ирешербез дип ышанам», — диде мәктәп директоры Тамара Иванова, рәхмәтен белдереп.

Тантаналы линейкадан соң җитәкчеләр информатика укытучысы Сергей Козлов, химия һәм биология укытучысы Виктор Яковлев укучылар белән үткәргән мастер-классларда булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100