news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Кыр Буасы авылында ремонттан соң клуб ачылды

Кайбычның Кыр Буасы авылында ремонттан соң клуб ачылды
Фото: http://kaibicy.ru/

Яңа ел алды көннәре Кайбычның Кыр Буасы авылында яшәүчеләр хәтерендә иң шатлыклы вакыйга булып калачак. Чөнки биредә, капиталь ремонттан соң, авыл клубы файдалануга тапшырылды. Клуб район бюджетыннан төзекләндерелде. Заманча төзелеш материаллары белән ремонтланган мәдәният учагы бик матур килеп чыккан. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова һәм башкалар килгән иде.

Кыш бабай белән Кар кызы һәм мәдәният хезмәткәрләре кунакларны урамда ук ипи-тоз белән каршы алды. Авылның һәм «Керәшен йолдызлары» фольклор ансамбле җырлы-биюле тамаша белән каршылады.

Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде, төзүчеләргә, авыл җирлеге, авыл клубы хезмәткәренә, ремонт барышында ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде. «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка район башлыгының Рәхмәт хатын, Кыр Буасы клубы методисты Владимир Лебедевка аппаратура алу өчен сертификат тапшырды.

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре, тирә-як авылларның мәдәният йортлары методистлары концерты тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100