Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычның Федоровское мәктәбендә депутатлар катнашында парламент дәресе булды
17-28 февральдә барлык мәктәпләрдә дә узачак дәрес Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Парламент дәресе «Ватанга хезмәт итү — изге бурыч!» дип атала. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.
Федоровское мәктәбендә өлкән класс укучылары катнашында узган парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Айрат Зарипов әйтеп узганча, парламент дәресе — Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты һәм ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын, актив гражданлык позициясен формалаштыру, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүне күздә тота. Бу проект 2009 елдан бирле тормышка ашырыла.
Депутат укучыларга ТР Дәүләт Советы — Татарстан парламентының даими рәвештә эшләүче вәкаләтле һәм дәүләт хакимиятенең законнар чыгаручы бердәнбер органы булуы һәм аның биш елга бер тапкыр сайланучы йөз депутатны үз эченә алуы, эшчәнлекләре турында сөйләде. Парламент дәресенең патриотик рухта булуына басым ясап, ил халкының батырлыгына бәйле күп мисаллар китерде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны районның депутатлар корпусы белән таныштырды. «Казан каймасы» турында бай мәгълүмат бирде. Махсус хәрби операция темасына тукталып, якташларыбызның Ватан сагына басуы, аларга бөтен район халкы көче белән гуманитар йөк җибәрелүе, бу эшкә яшьләрнең дә актив кушылуы турында чыгыш ясады.
«Без хәрби операциядә батырлык күрсәтеп, һәлак булганнан соң Россия Герое исеме бирелгән Владимир Козин белән чиксез горурланабыз. Ул Кече Мәме авылында туып-үскән. Туган авылында аның исеменә бюст та ачтык»- диде Альберт Рәхмәтуллин. Ул педагог Константин Гущин тарафыннан батырлык темасына видеороликлар күрсәтеп үткәрелгән дәрескә уңай бәя бирде. Депутатлар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз