news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Чүти авылыннан Украинага чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Кайбычта яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына Чүти авылыннан өченче тапкыр гуманитар ярдәм озатты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Алдан җибәрелгән ике олауны шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов озаткан булса, бүгенгесе шушы авылдан шәхси эшмәкәр Ирек Гыйльфановтан булды. Аның шәхси пилорамыннан Украинага 20 кубометр такта җибәрелде. Йөк төяүдә Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов, Виталий Тимофеев, Федор Поляков һәм пилорамда эшләүче егетләр катнашты.

Болардан тыш, шәхси посылкалар, Чүти авыл җирлеге халкыннан бер тонна бәрәңге, эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллиннан «УАЗ — Патриот» автомобиле өчен бер комплект көпчәк, тушенка, ысланган ит озатылды.

Бу йөк мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте ярдәме белән озатылды. Әлеге хәрәкәтне Лилия Култышева оештырган.

Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты һәм эшмәкәр Ирек Гыйльфановка, йөкне илтүче автомобиле хуҗасы, «Резерв» транспорт оешмасы директоры Роман Каштановка, озата баручы, әфган сугышы ветераны Ринат Камалетдиновка, йөк төяүдә катнашкан һәркемгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100