news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Чүти авылыннан махсус операция зонасына агач ярдыра торган станок җибәрделәр

Кайбычның Чүти авылыннан махсус операция зонасына агач ярдыра торган станок җибәрделәр
"Кайбыч таңнары"

Кайбычның Чүти авылыннан махсус операция зонасына кабат гуманитар ярдәм җибәрделәр. Ул көнне авыл эшмәкәре Дамир Шәрәфетдиновның пилорамы территориясе умарта оясын хәтерләтә иде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов, Виталий Тимофеев, Федор Поляков та, шушы авыллардагы мәктәпләрдә эшләүче укытучылар да, башка ир-атлар да биредә ярдәм итте.

Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте җитәкчесе, СВО ветераннары союзының Казан шәһәре буенча гуманитар ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Лилия Култышева, йөкне озата баручы, әфган сугышы ветераны Ринат Камалетдинов та кайткан. Алар икесе дә Казаннан. Бу йөк шушы хәрәкәт ярдәме белән озатыла.

«Украинага юл тотачак фурага, хәрбиләргә дип, Казаннан посылкалар, башка кирәк-яраклар төяп җибәргәннәр. Анда безнең район әзерләгән йөкне дә алып киттеләр. Бу юлы такта ярдыру өчен станок, 20 кубометрдан артыграк такта, Кайбыч егетләренә дип махсус әзерләнгән посылкалар озаттылар», диелгән хәбрәдә.

— Без махсус операция зонасына гуманитар йөк җибәрү белән шөгыльләнәбез. Бу юлы да Чүти авылына кайттык. Эшмәкәр Дамир Шәрәфетдиновка рәхмәтебез зур. Ул анда дүртенче тапкыр агач материаллары җибәрә. Агач ярдыра торган станок сатып алуда иганәчеләр ярдәм итте. Безнең максат — фронттагыларга ярдәм итү, җиңүне якынайту. Җиңү безнең якта булачак, — диде Лилия Култышева.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әлеге эшчәнлеге өчен Лилия Култышевага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. «Сез илебездә — Россиядә тынычлык хакына туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булганннарга ярдәм итәсез. Без сезнең тынгысыз хезмәтегезне, зур җаваплылык тоеп эшләвегезне югары бәялибез», диелә әлеге хатта.

Украинага гуманитар йөк ташучы машинаны йөртүче Роман Каштанов белән Ринат Камалетдиновка да шундый ук Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100