news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычлылар Төмән якларында яшәүче якташлары белән очрашып кайтты

Кайбычлылар Төмән якларында яшәүче якташлары белән очрашып кайтты
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбычлылар Төмән якларында яшәүче якташлары белән очрашып кайтты. Кайбычлыларның шулай зур делегация булып Төмән якларына әле беренче тапкыр гына аяк басулары. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.

1908 елда, Столыпин реформасы гамәлгә кергән бер заманда, Казан губернасының Кайбыч авылыннан Шәмсетдин Минкашев исемле бер кеше Себергә «разведкага» килә. Түбән Тәүде җирендә бер ун көн яшәп, күзәтеп, мөмкинлекләрне үлчәп, кире Татарстанга кайтып китә. Якташларына Себер җиренең бай, иксез-чиксез урман-болыннары, балыкка бай елга-күлләре турында кайтып сөйли. Озакламый ерак Себергә беренче ун гаилә күчеп килә. Аларга себер татарлары яшәгән Юрты Киндерле дип аталган кечкенә бер авылда җир бирәләр. Шулай итеп, Киндерле авылының яңа тарихы башлана. 1921 елгы ачлык вакытында Кайбычтан тагын берничә гаилә Себер якларына юлга кузгала. «Казанлылар (безнекеләрне Себердә шулай дип йөртәләр) татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап калырга тырышып яши. Йөз елдан артык вакыт узып киткән! Бүген инде без — күченеп килүчеләрнең бишенче буыннары. Туган җиребез — Себер, рухыбыз — Казан, динебез — ислам», — дип горурланып сөйлиләр әнә Киндерледә!

Кайбыч оешканнан бирле район башлыгы урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта Татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге эшчәнлеген актив алып баручы Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә чыкканнар ерак сәфәргә.

2024 елда Кайбычка ата-бабаларының эзе буйлап килгән иде киндерлеләр. Кан тартмаса да җан тарта дигәндәй, җирсү йөртә адәм баласын. Ул вакытта Төмәннән Рафаэль Гадиев Киндерле мәктәбе укытучыларын, туганнарын эзләү максаты белән, Кайбычка алып килү теләге турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып әйткән. «Без, Кайбычка ярты гына көнгә килеп, карап кына китәрбез дигән идек. Кая ул! Казанда каршы алдылар, без килүгә бай программа әзерләп куйганнар, мәктәпләрен күрсәттеләр, кунак иттеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең якын туганнарын күргәндәй каршы алды.

Җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев, Кайбычның бай тарихы, бүгенгесе турында сөйләп, бу очрашуларның дәвамлы булуын теләде.

Сәфәр икенче көнне Төмәндә дәвам итте. Анда барганда Ямбай авылындагы себер татарлары музеена һәм Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчеткә, мәктәпкә тукталдык. Музей ишегалдындагы стендны карагач, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады: ул Борындык авылын дөньяга таныткан шәхесләрнең берсе булган мөфти, дин һәм дәүләт эшлеклесе Мансур әл-Борындыкыйга багышланган иде. Шулай итеп, Борындыкыйлар нәселенә тап булдык. Юлдашыбыз Рәмис Хәялиев Борындыкның атак­лы мулласының бик укымышлы булуы, гарәп телен яхшы белүе, зур мәдрәсә тотуы, дини китаплар язуы, Бохарага барып гыйлем өстәве турында сөйләде.

Төмәннең 52 нче этномәдәни мәктәбе, «Этнос» балалар иҗат йортында да милләтәшләребезнең матур эшләре, шәһәр белән танышканнан соң кайтыр юлга чыктык, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot