news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач һәм чәкчәк әзерләгән

Кайбыч хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач һәм чәкчәк әзерләгән
"Кайбыч таңнары"

Кайбыч районының уңган хатын-кызлары, «Салават күпере» спорт комплексына җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә жибәрер өчен токмач кисте һәм чәкчәк пешерде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Туган йорт җылысы» дип исемләнгән әлеге акцияне районның ветераннар советы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән оештырды. Токмач кисү һәм чәкчәк пешерүнең көне бүген дип игълан ителсә дә, бу игелекне эшне авылларда иртәрәк башлап җибәрде. Бүген район үзәгенә килә алмаучылар да шул өмәләргә кушылган. Өйләрдә, мәдәният йортларында җыелышып әзерләгән күчтәнәчләрен алып килгәннәр.

Өмәдә районда яшәүче төрле милләт ханымнары бердәм булып катнашты. Иң өлкән хуҗабикә — Олы Подберезьедан 77 яшьлек Екатерина Елисеева иде. Арада улы махсус операциядә катнашучы Факиһә Хәйретдинова да бар. Иске Чәчкаб авылында яшәүче ана, үз куллары белән кискән токмач улына барып җитеп, аның сөенеп тәмле ашлар ашавын, барлык ир-егетләрнең дә туган якларына исән-сау кайтып җитүләрен теләде.

Ханымнарга күз иярмәде, башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйләп, бердәм булып эшкә керештеләр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова барысына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән рәхмәтен җиткерде, игелекле гамәлләре үзләренә меңе белән кире әйләнеп кайтуын теләде. 

Халкыбыз гомер-гомергә җыр яраткан, эштә дә, бәйрәмдә дә аны юлдашы иткән. Тәмле күчтәнәчләр әзерләү өмәсе дә гармуннан башка узмады. Борындыктан Зөбәрҗәт Хәйбуллина һәм Мөрәледән Мәдинә Салавиева уйнаган көйгә башкалар җыр сузды. Арада солдат җырлары да бар иде. Токмач һәм чәкчәкләрне матурлап савытларга тутырдылар. Тиздән алар районнан китүче гуманитар ярдәм беләнхәрбиләргә җибәреләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100