news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч Урсак урман хуҗалыгы хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм озатты

Кайбыч Урсак урман хуҗалыгы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм озатты. Бу игелекле чара мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте, махсус хәрби операция ветераннары берлеге һәм район җитәкчелеге белән берлектә оештырылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Анда блиндажлар төзү өчен агач материаллары, авыл җирлекләреннән җыелган шәхси посылкалар, минераль су, маскеткалау челтәрләре, агачларны беркетү өчен скабалар җибәрелде.

Урсак урман хуҗалыгы пилорамыннан Украинага 20 кубометр такта алып киттеләр. Йөкне төяүдә һәм озатуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева, Кайбыч урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рөстәм Хаффазов, Чүти, Кошман, Колаңгы, Борындык авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов, Лилия Сафина, Фидаил Нигъмәтҗанов, Алмаз Гайнетдинов, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтов, әлеге җирлекләрдән килгән егетләр, пилорамда эшләүчеләр катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100