news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч укучылары стройда йөрү осталыгын күрсәтте

Кайбыч укучылары стройда йөрү осталыгын күрсәтте
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч районы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында мәктәпләр укучылары командалары арасында стройда йөрү, җыр башкару буенча смотр-бәйге үткәрелде. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватаны саклаучылер елына багышлана. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Смотр-бәйгенең максаты — район мәктәпләре укучыларының стройда йөрү буенча әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Зиннәтуллин бәйге шартлары белән таныштырды.

«Смотр- бәйгегә Олы Кайбыч мәктәбе командасы аеруча яхшы әзерләнгән. Алар бәйгенең һәр биремен төгәл үтәде. Җитәкчеләре Гөлинә Габдрахманованың зур көч куйганлыгы күренеп тора. Бәрлебашы командасының чыгышы да ошады», — диде районның «Яшь гвардиячеләр» хәрәкәте лидеры Роза Насыйбуллина.

«Мәктәп командаларының смотр-бәйгегә нинди әзерлек белән килүе бүген ачык күренде. Баллар буенча беренче- алтынчы урыннарны яулаган командалар 9 Май көнне район үзәгендә үтәчәк бәйрәм парадында катнашу хокукы ала», — диде Рамил Зиннәтуллин.

Нәтиҗәдә урта мәктәпләр арасында Олы Кайбыч мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Федоровское һәм Олы Подберезье командалары — икенче-өченче урыннарда. Төп мәктәпләр арасында Бәрлебашы мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Кошман һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре командалары икенче- өченче урыннарны бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100