news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч Сабан туенда берничә буын бер йортта гомер итүче үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде

Кайбыч Сабан туенда берничә буын бер йортта гомер итүче үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде
Фото: https://kaibicy.ru/

Россиядә игълан ителгән Гаилә, Кайбычта үтүче Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елында уздырылган район Сабан туенда берничә буын бер йортта гомер итүче үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде. Бу хакта «Кайбыч таңнары»нда Лейсан Саттарова яза.

Алар — Кече Кайбычтан Зиннуровлар, Имәнле Бортастан Гыйниятуллиннар, Иске Чәчкабтан Әхмәтовлар, Олы Кайбычтан Гарәфетдиновлар, Кошманнан Яруллиннар, Борындыктан Мингалиевлар, Салтыйганнан Саттаровлар. Ульянководан Мареевлар, Мәлкидән Гурьяновлар һәм Акрымовлар, Чүтидән Щукиннар, Олы Подберезьедан Фроловлар һәм Хуҗа Хәсәннән Долматовлар да мәйдан түрендә бүләк алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot