news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының соңгы 103 яшьлек сугыш ветераны белән хушлаштылар

Кайбыч районының соңгы 103 яшьлек сугыш ветераны белән хушлаштылар
Фото: http://kaibicy.ru

Кайбыч районында бүген 103 яшьлек сугыш ветераны Зиннәтулла Заһидуллинны соңгы юлга озаттылар. Районның соңгы сугыш ветеранын озатырга килгән халык арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе, авыллардагы имамнар, авыл халкы, туганнары бар иде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Ул 1920 елның 15 августында Иске Чәчкаб авылында Әүхәт һәм Сафиябану Заһидуллиннар гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен 1937 елда тәмамлый һәм 1938-1939 елларда Казан техникумының технология факультетына укырга керә.

Зиннәтулла Әүхәт улы өчен сугыш нәкъ менә Казан каймасыннан башлана. Бу вакытта ул авыл советы рәисе булып эшли. Окоп казырга килүчеләрне каршы алып, өйләргә урнаштыруда башлап йөри. Иске Чәчкаб авылында штаб оеша. Һәр капкага, гаиләнең хәленә, йортының зурлыгына карап, акбур белән саннар сугып чыгалар. Ягъни, йортка шулкадәр кешегә керергә мөмкин дигән сүз була бу.

Зиннәтулла Заһидуллин фронтка 1942 елда китә, яраланып, 1944 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышында, Ржевтан башлап, Курск дугасындагы сугышларда, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100