news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында Җармука бәйрәмен уздырдылар

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында Җармука бәйрәмен уздырдылар
"Туганайлар"

Бүген, 4 июньдә, республиканың күп кенә керәшен авылларында Троицаны данлап, җыеннар узды. Ә Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында, шушы як халкы үзе әйткәнчә, Җармука бәйрәме гөрләде. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

Быелгы Җармуканы авыл җирлеге белән Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерләгән иде. Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова бәйрәм кунакларны котлап, Кайбыч ягыннан чыккан танылган шәхесләрне билгеләп узды. Җырчы Җәкәү йорты Җармукага матур концерт номерлары алып килгән.

Мәйдан тутырып халык җыелды. Арада күрше авылдан – «Чүти мишәрләре», Чистай районыннан «Багалмам» ансамбльләре бар иде. Күрше Чувашия Республикасыннан килгән шәхси эшмәкәрләр – үзләре җитештергән сөт, ит ризыкларын сатуга алып килгән.

Авыл халкы зур ихтирам белән район башлыгы Альберт Рахматуллинны, авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны каршы алды. Алар да, үз чиратларында, сүз алып бәйрәм белән котладылар.

«Минем өчен Тәрбит бик кадерле – авыл халкының һәркайсысың кулын кысып, кочар идем. Рәхмәтлемен уңган керәшен халкына, яшьлегемдә иң беренче хезмәт юлым шушы авылдан башланды. Шундый зур тырышлык куеп бәйрәмнәр үткәрәсез, авылның, Кайбыч керәшеннәрен данлыйсыз», – диде ул.

Бәйрәмдә авылның активистларын, Кайбыч керәшеннәрен танытуга зур өлеш керткән бар кешене дә тәбрикләү өлеше дә булды.

Бәйрәмдә «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле һәм якташлары, халык артисты Лидия Әхмәтова да чыгыш ясады. Шулай ук «Тумар», «Сәлам», «Казансу» ансамбльләрен дә халык көтеп алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100