Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районының Борындык авылында Мәтрүшкә бәйрәме уздырдылар
Кайбыч районының Борындык авылында районның «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге вәкилләре һәм ветераннар советлары рәисләре катнашында Мәтрүшкә бәйрәме узды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Аны Җәмилә Сәгыева җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге һәм Борындыктагы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина менә алтынчы елын шулай зурлап үткәрә. Җәмилә Гарәфовна әйтеп узганча, бу очрашуның максаты – борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, туган ягыбызның табигате белән хозурлану, пенсия яшендәгеләрнең ялын күңелле итеп оештыру. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мондый чараларны хуплый гына, бу юлы да автобус белән ярдәм итте.
Мәтрүшкә бәйрәме «Ак калфак«ның Борындык авыл җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина инициативасы белән оештырыла.
«Безнең болыннардан әби-бабайлар зәңгәр, сары мәтрүшкә җыйган, җиләк искиткеч күп була. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз, без аны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Менә шулай бергә җыелышып урманда йөрүләр безне тагын да берләштерә. Туган ягыбызның матурлыгына, аның табигый байлыкларына сокланып, табигать кочагында ял итеп, еллык энергия алып кайтабыз. Авылыбызда яшәүче үзбәк дусларыбыз бер казан пылау пешереп бирде, самавырлар кайнап торды, уңган кызларыбыз карабодай, ит бәлеше, учакта коймаклар да пешердек», – дип сөйләде Зөлфия Сафиуллина.
Бәйрәм авыл җирлекләрендәге ак калфаклылар һәм ветераннар советы рәисләре белән бергә узды. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз