Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме булды
Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме узды. Бу очрашуны «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге һәм район ветераннар советы берлектә өченче елын үткәрә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Аның ел саен Борындык авылындагы урман аланында үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки иң күп мәтрүшкә анда үсә. Һич арттыру булмас, урыны-урыны белән аны чалгы белән чабып алырдай җирләр дә бар. Әмма мәтрүшкәне сабагы белән берәмтекләп җыялар.
Барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек килгән ветераннар, әле дә эшләүче пенсионерлар бу чараны оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерде. Очрашуның инициаторы, идея авторы — Борындык авыл җирлегенең «Ак калфак» җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина. Кунакларга дип казаны белән пылавын да, итле карабодай бәлешен дә пешергәннәр, иганәчеләрен дә тапкан.
Самавырлар кайнап торды, җиләк яфраклары, мәтрүшкә салынган, яңа аерткан бал белән чәйләр эчү үзе бер күңелле ял булды. Кунаклар үзләре дә буш килмәгән. Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илсинә Хөснетдинова бу чараларны оештыруга үз өлешен кертә. Тынгысыз җанлы Зөлфия апасы белән фикерләшеп, бер максатка эшләүләре күренеп тора.
«Ак калфак»ның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева әйткәнчә, мәтрүшкә бәйрәмен республика күләменә чыгарырга бездә бөтен шартлар да бар. Олы Подберезье авыл җирлегенең Ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева бу очрашуның ветераннар хәрәкәтен тагын да активлашуына мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Ульянково җирлегенең Ветераннар советы рәисе Нина Стерякова фикеренчә, төрле милләт хатын-кызлары катнашында узган бу чара бердәмлекне күрсәтә.
Олы Кайбычтан Гөлшат Әхмәдуллина гармун уйнады, халык җырлары яңгырады, уен-көлке тынып тормады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз