Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районындагы өч мәктәп ашханәсе дәүләт ярдәме белән ремонтлана
Татарстанда бу елда да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Кайбҗыч районының өч мәктәбендә дәүләт ярдәме белән азык-төлек блоклары ремонтлана. Алар — Олы Подберезье, Чүти, Ульянково мәктәпләре ашханәләре. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Юлия Журавлева белән бергә әлеге мәктәпләрдә булды.
Өч мәктәпкә дә бу максатка республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. «Заман» төзелеш фирмасы шушы көннәрдә ремонт эшләренә керешәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз