news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында яшәүче Рубежное шәһәре водоканалына УАЗ машинасы тапшырды

Кайбыч районында яшәүче Рубежное шәһәре водоканалына УАЗ машинасы тапшырды
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Татарстанның Кайбыч районында яшәүче Рөстәм Хикмәтуллин Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә УАЗ йөк автомобилен тапшырды. Машинаны шәһәр водоканалының авария бригадалары кулланачак. Йөк автомобиле коммуналь хезмәтләрнең көзге-кышкы чор алдыннан тотрыклы эшен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрендә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллинның аппаратында хәбәр иттеләр.

Автомобильне ТР делегациясенең Рубежное шәһәре администрациясе белән эшлекле очрашуы вакытында тапшырдылар. Анда муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә Кайбыч районы вәкилләре катнашты. Шәһәр инфраструктурасын торгызуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, Рубежное шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары Игорь Шмидт Хикмәтуллинга рәхмәт хаты тапшырды. Ул шулай ук Татарстанның гуманитар инициативаларда катнашучы битараф булмаган барлык халкына рәхмәт белдерде.

Рөстәм Хикмәтуллин сөйләгәнчә, соңгы өч елда ул азат ителгән территорияләргә 20 тапкырдан артык гуманитар ярдәм китергән, хәрбиләргә дә, Лисичанск һәм Рубежноеның тыныч халкына да ярдәм күрсәткән.

«Һәр сәфәр – ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләр каршында җаваплылык. Юлга чыгар алдыннан без автомобильнең йөртү өлешен карадык, техник хезмәт күрсәтү уздырдык, электриканы тикшердек. Техника авыр шартларда хезмәт итә алсын өчен барысын да эшләдек», – диде ул.

Рөстәм Хикмәтуллин шулай ук республика шефлыгындагы шәһәрләрдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

«Мин үз күзләрем белән үзгәрешләрне күрәм: юллар ремонтлана, мәктәпләр һәм йортлар торгызыла, урамнарда кешеләр күбәя. Безнең ярдәм – ул игелекле, кирәкле эш. Мин аның бер өлеше булуыма шат», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot