Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында туган егет махсус хәрби операциядә хезмәттәшенең гомерен саклап калган

Кайбыч районының Байморза авылында туып үскән Борис Зайцев беренче көннәрдән үк Ватанны саклаучылар рәтенә баскан. Куян кушаматлы хәрби алты тәүлек вакытын дошман засадасында үткәрә, җиде сәгатьтән артык пуля яңгыры астында шуыша һәм сугышчан иптәшенең гомерен саклап кала. Ул икенче дәрәҗә «Батырлык өчен», дүртенче дәрәҗә Георгий Тәресе, «Кыюлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
Махсус операция башлану белән Зайцев беренчеләрдән булып Ватанны саклаучылар рәтенә баса. 2023 елның 18 июнендә Борис контракт имзалый һәм аны Камчаткадагы диңгез пехотасының 40нчы бригадасына, аннары Владивостоктагы 155нче бригадага җибәрәләр. Бер ай әзерлек узганнан соң, 2023 елның 29 августында аны «Бамбурово» укыту үзәгендә «Шторм» штурм отряды составына кертәләр һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрәләр.
Борис Зайцев Ватанга хезмәт итүен бүген дә дәвам итә. Ул - чын ватанпәрвәр, үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше үрнәге.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде.
«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә әлеге исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
Материал Фирәдә Сайранова катнашында әзерләнде
Фотолар хәрбинең шәхси архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз