Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды
Бүген Кайбыч районында Кошман авылының Сабан туе мәйданында беренче тапкыр «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Конференция эшендә дәүләт эшлеклеләре, имамнар, тарихчылар, табиблар, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, шулай ук Кошман авылының «Сөннәтче бабай» династиясе вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, шулай ук аксакаллар, имамнар бар иде.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Әлеге чара очраклы рәвештә генә Кошман туфрагында оештырылмаган. Элек-электән бу төбәк үзенең мәшһүр сөннәтче бабалары белән дан казанган. Алар үзләренең изге сәфәрләрен Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, хәтта Урта Азия һәм Казахстан якларында да зур осталык белән башкарган. Конференция нәкъ менә шушы кабатланмас сөннәтчелек тарихына һәм традицияләренә багышланды. Быел беренче тапкыр узган «Кошман укулары»нда катнашучылар аның дәвамлы булырга тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз