news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган

Кайбыч районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Кайбыч районында көчле җил Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровск гомуми белем бирү мәктәбенең ике кыеклы түбәсен куптарып ташлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеләп үтелгәнчә, бинада мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Бу вакытта балалар бакчасында 15 бала булган, ә мәктәптә укучылар булмаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot