Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында «Кичке уен» фестивале узды
25 августта Олы Кайбыч авылының «Дубрава» ял паркында XII Республика халык иҗаты фестивале — «Кичке уен» узды. Ул 2015 елдан бирле ел саен үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль сәгать 15:00дә Галия Кайбицкая исемендәге музейдан алып «Дубрава» паркына кадәр фольклор коллективларының бәйрәмчә йөреше белән башланып китте. Төрле милләт вәкилләре Кайбыч урамнары буйлап халык җырлары һәм гармун тавышлары астында узды. Чарада Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Арча, Әтнә, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарының иҗат коллективлары катнашты.
Бәйрәмне ачу тантанасы сәгать 17:00дә булды. Аннан соң концерт программасыбашланды. Тамашачыларны Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алисә Мамина, шулай ук популяр башкаручылар Алинә Давыдова һәм Айдар Рәкыйпов сөендерделәр. Казан шәһәреннән килгән «Кавказ стайл» бию ансамбле бәйрәмнең төп бизәге булды. Чараны Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылыннан килгән «Мишәр» җыр һәм бию халык ансамбле һәм Комсомол районыннан килгән чуаш «Шусам» вокаль ансамбле тагын да күңеллерәк итте.
Иң яхшы коллективлар дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хатын «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина тапшырды.
Фестивальне йомгаклау өлешендә тантаналы ябылу чарасы узды. Аннан соң барлык катнашучылар күмәк «Зәлидә» биюен башкардылар.
Фестивальнең төп максаты — милләтара татулыкны ныгыту һәм үзешчән коллективларның иҗади потенциалын ачу. Чара чуаш, рус һәм татар авылларына хас булган кичке уеннар атмосферасын кайтара. Мәйданчык төбәк мәдәниятләренең күптөрлелеген күрсәтергә һәм яшь буынга ата-бабалар мирасына карата кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз