news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесенә йомгак ясадылар

Кайбыч районында «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесенә йомгак ясадылар
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч районында «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесенә йомгак ясадылар. Быел әлеге конкурска 13 мәктәптән 17 эш кабул ителгән. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтына үзәкнең база мәйданчыгы буенча методисты Алия Мотыйгуллина хәбәр итте.

Сыерчык ояларын бәяләгәндә жюри беренче чиратта аларның сыйфатына һәм бизәлешенә игътибар итте. Алар өч җиңүчене билгеләгән.

Борындык мәктәбе укучысы Гүзәл Җәмилова ясаган сыерчык оясы иң яхшысы дип табылды һәм ул беренче урынны яулады (җитәкчесе Гөлназ Җәмилова). Иске Чәчкаб мәктәбендә белем алучы Булат Сагунов икенче урынга лаек булды (җитәкчесе Эльмира Хәсәнова). Бәрлебашыннан Ислам Фәхриев — өченче урында (җитәкчесе Эльмира Рәхмәтуллина).

Призлы урыннарны яулаучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне — эш коралларын үзәк директоры Рөстәм Баһавиев тапшырды. Катнашучыларга сертификатлар бирелде.

«Әлеге бәйгедә катнашып, балалар хезмәт тәрбиясе генә алып калмый, табигатьне, тереклек дөньясын яратырга да өйрәнә», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100