news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында Дан орденының тулы кавалеры Василий Платоновның бюсты ачылды

Кайбыч районында Дан орденының тулы кавалеры Василий Платоновның бюсты ачылды
Фото: Максим Топилинның матбугат хезмәте

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасының Кайбыч районында Дан орденының тулы кавалеры Василий Платоновның бюсты ачылды.

Тантанада Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе, Татарстан Республикасыннан депутат Максим Топилин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Бөтенроссия тарихи җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе, кораллы көчләр ветераны Илһам Хөснетдинов катнашты.

Фото: Максим Топилинның матбугат хезмәте

Василий Романович Платонов Кайбыч районында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм илебез тынычлыгы өчен көрәшкәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot