Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән мәктәбендә Тукайның 140 еллыгына багышланган викториналар узды
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән мәктәбенең башлангыч һәм VIII сыйныф укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган мавыктыргыч чаралар оештырылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Бәйрәм барышында укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләде, әкиятләрен искә төшерде, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен сынады.
Балалар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирде. Актив катнашучыларның белемнәрен югары бәяләп, дипломнар тапшырдылар.
Мондый чаралар үсеп килүче буында татар теленә һәм милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләүдә, Габдулла Тукайның бай иҗади дөньясын ачуда зур роль уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз