news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы укучылары кышкы мәктәп яны лагерьларында ял итә

Кайбыч районы укучылары кышкы мәктәп яны лагерьларында ял итә
Фото: http://kaibicy.ru/

Кайбыч районында укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан лагерьлар оештырылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Мәгариф бүлеге методисты Илона Биккулова хәбәр иткәнчә, районда унбер мәктәптә — Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти, Иске Тәрбит, Кошман, Федоровское, Колаңгы, Борындык, Олы Подберезье, Мәлки, Хуҗа Хәсәндә төрле юнәлештәге кышкы лагерьлар эшли. Аларда 180 бала ял итә.

Лагерь программасы спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәтлекне ныгытуга, танып белүгә юнәлдерелгән чараларны, уеннарны, кызыклы очрашуларны үз эченә ала.

Алар укучыларның актив ял итүенә булышлык итә, иң мөһиме, иҗади сәләтләрен үстерә.

Кышкы мәктәп яны лагерьлары 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100