news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү өмәсе оештыра

Кайбыч районы махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү өмәсе оештыра
Фото: https://kaibicy.ru/

20 августта Кайбыч районы «Салават күпере» спорт комплексында махсус операциядә катнашучларга гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә. Бу хакта «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы мөдире, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева хәбәр итте, дип яза «Кайбыч таңнары».

«Тиздән районнан йөк машинасы, гуманитар ярдәм төяп, хәрбиләр янына янына юл тотачак. Хәрби операциядә катнашучы һәркем туган илебезне, безнең иминлегебезне саклый. Аларга хәлебездән килгән кадәр булышу — безнең бурыч. Гуманитар ярдәм җыю үзәге — «Салават күпере» спорт комплексы. Изге эшкә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр кәрәзле телефоннан 89393912628 номеры аша «Ак Барс» банкка акча күчерә ала. Егетләребезгә җылы оекбаш, носки, футболка, эчке кием һәм башка кием-салым кирәк. Бу әйберләрне спорткомплекска һәм район үзәгендәге Галия Кайбицкая музеена тапшыра аласыз», – диде ул.

Ризыкларны әзерләү өчен он, йомырка, бал, шикәр комы кирәк булачак. Үлән чәе әзерләү өчен кипкән үләннәр кирәк. Кемдә бар, зинһар, безгә тапшырыгыз әле. Азык-төлек белән булышсагыз да рәхмәтле булыр идек. Токмач, чәкчәк, үлән чәен өйдә әзерләп китерергә дә мөмкин.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында «Салават күпере»ендә 20 августта 8.00 сәгатьтә токмач кисү, пакетларга үлән чәе тутыру, чәкчәк һәм баллы торт пешерү оештырыла. Килегез, көтеп калабыз!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100