news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Кошман авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучының икенче баласы туган

Кайбыч районы Кошман авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучының икенче баласы туган
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч районы Кошман авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучының икенче баласы туган. Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләне котларга авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да килде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Лейсан Саттарова яза.

Аиша-Алинә һәм Фаил Сираҗиевлар гаиләсендә икенче бала, абыйсы Кәримгә ике яшь. Ул 5 июнь көнне Казан шәһәрендә дөньяга килде. Фаил, өлешчә мобилизация буенча чакыру алып, махсус операция зонасында хәрби бурычын үти. Ул хатынын һәм кечкенә кызын бала тудыру йортыннан каршы ала алмады, ләкин шушы көннәрдә гаиләсе, әнисе Мөршидә, бабасы Әбраретдин янына чираттагы ялга кайтты.

Лилия Сафина бу гаиләгә сабыйларын шатлык белән тигезлектә үстерүләрен, тизрәк тынычлык урнашып, гаилә башлыгының, сау-сәламәт булып, бөтенләйгә гаиләсе янына кайтуын теләде.

Фаил 27 июньдә кабат хезмәт итү урынына китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot