news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы командасы Россия Герое истәлегенә үткәрелгән көрәштә җиңде

Кайбычта «Салават күпере» спорт комплексында Россия Герое Владимир Козин истәлегенә, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап милли көрәш буенча районара ярыш үткәрелде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Анда Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнары командалары килгән иде. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР буенча милли көрәш федерациясе башкарма директоры, көрәш төрләре буенча спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров, спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин катнашты. Геройның әнисе Анна Козина, тормыш иптәше Людмила Козина, кызлары иң кадерле кунаклар булды. Алар Владимир Козин истәлегенә турнир оештыручыларга, командаларга рәхмәт белдерде.

Камандалар каршында Кайбыч сәнгать мәктәбенең «Чәкчәкләр» бию коллективы, баянчылары чыгыш ясады.

Турнирның баш хөкемдары Раил Фәсхетдинов көрәш тәртибе белән таныштыргач, бәйгегә старт бирелде. Келәмгә иң яшь көрәшчеләр чыкты. Турнирда 26- 80 килограммнан артыграк үлчәү категориясендәге укучылар, 75-100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы ир-егетләр, барлыгы 154 спортчы, Кайбыч районыннан 50 көрәшче катнашты.

Көн дәвамына сузылган көрәш барышында Кайбыч районы командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокка ия булды. Буа командасы — икенче, Апас — өченче, Чүпрәле районы командасы — дүртенче урында. Командаларга, төрле үлчәү категориясендә җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне Альберт Рәхмәтуллин, Раил Фәсхетдинов, Людмила Козина һәм Айрат Кәлимуллин тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100