Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районы Федоровское мәктәбендә «Дуслык чәчәге» фестивале узды
Татарстанның Кайбыч районы Федоровское урта мәктәбендә «Дуслык чәчәге» фестивале узды. Михаил Серяков исемендәге XVII Милли мәдәниятләр фестивале укучыларны, укытучыларны, мәртәбәле кунакларны, шулай ук бу күркәм чарага нигез салган шәхеснең туганнарын һәм якыннарын бер мәйданга җыйды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Мәктәп белән 36 ел дәвамында уңышлы җитәкчелек итеп, ике ел элек бакыйлыкка күчкән Михаил Серяков олы йөрәкле, балаларны һәм үз һөнәрен чын күңелдән яратучы кеше иде. Ул мәктәп бәйрәмен дуслык, үзара аңлашу һәм милли традицияләргә хөрмәт рухы белән сугарылган чын тантанага әйләндерә алды. Аның күпме көч һәм күңел җылысы салган эшен бүген хезмәттәшләре һәм укучылары дәвам итә.
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, район Мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин бар иде. Алар, үз чыгышларында Михаил Серяковны җылы сүзләр белән искә алып, күркәм сыйфатларын, педагогик осталыгын һәм мәктәпкә тугрылыгын билгеләп үтте.
Михаил Серяковны районда гына түгел, республикада да беләләр. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә Федоровское мәктәбендә бүген дә кадерләп саклана торган традицияләр дәвам итә. Аларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – «Дуслык чәчәге» фестивале.
Бәйрәмгә Михаил Серяковның гаиләсе – тормыш иптәше Мария Васильевна, кызы Катерина Михайловна, туганнары һәм якыннары, шулай ук гомерләрен мәктәпкә багышлаган педагогик хезмәт ветераннары килгән иде.
Фестиваль Михаил Серяков турындагы видеоролик һәм «Без монда!» дигән җыр белән башланды. Алып баручылар – укытучы Кирилл Макаров һәм укучы Рада Бутрова бәйрәмгә аерым бер җылылык өстәде. Кирилл Александрович үзенең дә мәктәптә укыганда шушы фестивальдә катнашуын, ә бүген инде эстафетаны укучыларына тапшыруын билгеләп үтте. Шул рәвешле, күп еллар элек салынган матур традиция яңа дәвамчыларын таба.
Мәктәп командаларының һәркайсы тамашачыларны төрле милләт вәкилләренең мәдәнияте белән таныштырды. «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре – Кавказ халкының, Кошман мәктәбе укучылары – керәшеннәрнең, Олы Подберезье мәктәбе – русларның, Мөрәле мәктәбе – чувашларның, Колаңгы мәктәбе – татарлар, ә бәйрәм хуҗалары – Федоровское мәктәбе укучылары башкорт халкының мәдәниятен күрсәтте.
Сәхнәдә төрле телдәге җырлар яңгырады, тамашачыларны милли ризыклар белән таныштырдылар, биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас һәм истә калырлык булды.
Фестивальнең йомгаклау өлеше «Дуслык әйлән-бәйләне» дип аталган күмәк флешмоб белән тәмамланды. Кулга-кул тотынышып, катнашучылар зур түгәрәккә басты һәм дуслыкның милләт чикләрен белмәвен тагын бер кат раслады. Очрашу истәлеге итеп барысы бергә фотога төште.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз