news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Борындык авылы егетен аны ут эченнән коткарган казах дусты эзләп тапкан

Кайбыч районы Борындык авылы егетен аны ут эченнән коткарган казах дусты эзләп тапкан
Фото: http://kaibicy.ru/

Кайбыч районы Борындык егетен аны ут эченнән коткарган казах дусты эзләп тапкан. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

«Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән Рәфил Мингалиев әфганчыларның берсе. Ул сыйныфташы белән 1987 елның 16 апрелендә язмышның утлы сынавына каршы кузгалды. Анда күргәннәрен сорасак та сөйләмәде. Ике айлык ялдан соң хезмәтен тутырып кайтты ул. Сыйныфташы белән икесен бер көнне каршы алдык. Аннары ул өйләнә, Рүзия сабыр булып чыга, аңлап гомер итә. Ике бала үстерәләр», – диелгән хәбәрдә.

Ике ел элек Рәфилне Әфганстанда ут эченнән коткарган хезмәттәше эзләп тапты. Казах егете белән «Жди меня» тапшыруында күрештеләр.

«Мин аңа госпитальдә чакта хат язган идем. Нурболанга барып җитәчәгенә ышанмадым да, үзе дә хәбәр бирмәде. Хезмәттәшләрнең адресын без блокнотка язган идек тә, ул да анда калды бит», — диде Рәфил.

«Без бер сынык ипине бүлеп ашаган егетләр. Рәфилнең госпитальдә язган хатының соңгы җөмләсе: «Союзда очрашырбыз!» 9 Май җиткән саен хатын алып укый идем, 34 ел саклыйм мин аны. Сөйләшкән сүзләр дә гел искә төшә. «Казах, гранатаң бармы яныңда? Соңгы чиктә, бел, әсирлеккә төшмибез», — дия иде миңа. Исәндер, дидем. Ут иде бит ул! Интернет аша эзләп карадым — юк кына. Аннары менә тапшыруга яздым. Мин бит аны коткарырга дип, яна торган БТР-70 янына кире борылып килдем. Тапмыйча тынычлана да алмас идем», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100