news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән ир-ат ифтар мәҗлесе үткәрде

Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән ир-ат ифтар мәҗлесе үткәрде
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән Айдар Гыйбадуллин Олы Кайбыч авылындагы кафеда авылдашлары, туганнары өчен ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, имам-мөхтәсиб Дамир Гыйниятуллин, Борындык авылы имамы Тәфкил Сафиуллин, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов катнашты.

Ифтар башланыр алдыннан Дамир хәзрәт, Тәфкил хәзрәт, Айдар Гыйбадуллин Коръән сурәләре укыды.

Ифтарга җыелучыларны Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, динебезне хөрмәт итеп, шундый ифтар үткәрүе өчен Айдар Гыйбадуллинга тирән рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot