news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Борындык авылы хәрбие истәлегенә ул яшәгән йортка мемориаль такта куелды

Махсус операция барышында геройларча һәлак булган Рамил Рузалит улы Тимершинның исемен мәңгеләштерү максатында Кайбыч районы Борындык авылында ул яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Аны Рамилнең туган көне −18 сентябрьгә туры китерделәр. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин хәбәр итә.

Чара район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, отставкадагы майор Илһам Хөснуллин, Казан шәһәрендәге автотранспорт предприятиясе генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин, җирлек башлыгы Алмаз Гайнетдинов, авыл халкы катнашында узды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән чыгыш ясаган Алексей Макаров, башка чыгыш ясаучылар Рамил Рузалит улының батыр йөрәкле, кыю, кешелекле, ярдәмчел булуын һәм башка уңай якларын телгә алды. Әти-әнисенә, әби-бабасына, тормыш иптәшенә сабырлык теләделәр.

Рамил Тимершинга мемориаль такта кую инициаторы — Татарстанда мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү «Барс» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры, Кукмара районы егете Илдар Зәйнуллин. Чыгыш ясаучыларның барысы да аңа изге эше өчен рәхмәт белдерде.

Мемориаль такта ачылганнан соң, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Соңыннан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылдашлары Рамил Тимершин белән Эдуард Фәизовны бер минутлык тынлык белән искә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100