news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы башлыгының әнисенә Җиңү көнендә «Сугыш чоры баласы» медале тапшырылды

Кайбыч районы башлыгының әнисенә Җиңү көнендә «Сугыш чоры баласы» медале тапшырылды
"Кайбыч таңнары"

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әнисе – Бәрлебашы авылында яшәүче Гөлсинә Рәхмәтуллинага Җиңү көнендә «Сугыш чоры баласы» медале тапшырылды. Аңа бу кадерле медальне район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина белән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина өенә килеп тапшырды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Гөлсинә апаның балачагы, яшьлеге Иске Чәчкаб авылында узган. Бөек Ватан сугышы башланган елда әле биш кенә яшь булган кызчыкның да алдагы язмышы башка чордашларыныкына охшаш: бик иртә тормыш арбасына җигелә, колхоз эшеннән кайтып керми. Урагын да ура, атлар да карый, ат җигеп салам ташый, көлтә бәйли.

Ул озак еллар буена фермада савымчы булып эшли. Тракторчы булып, туган авылы кырларын иңләгән тормыш иптәше Илгизәр Рәхмәтуллин белән матур яшиләр. Берсеннән-берсе уңган балалар үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot