news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы хәрбиләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты. Олы Кайбыч мәдәният йортында узган әлеге чарада авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, төрле ведомстволарның җитәкчеләре дә катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Әниләр көне алдыннан үткән әлеге очрашу махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларның якыннарының хәлен белешү, проблемаларын ачыклап, аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан оештырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да игътибар белән тыңларга әзер булуын белдерде.

«Ватан сагына баскан ир-егетләребезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Алар — безнең дә, сезнең дә балаларыгыз. Минем өчен барысы да кадерле. Кызганыч, хәрби операция югалтуларсыз гына бармый. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

«Улларыгыз, ирләрегез өйләрегездән еракта, аларның исән-сау кайтуларын теләп торыйк. Һәр авыл җирлегенә билгеләнгән кураторлар бар. Аларга да, җирлек башлыкларына да, шәхсән үземә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Бүген без бер-беребез белән аралашып, борчыган сорауларны уртага салып сөйләшергә дип җыелдык», – диде ул.

Очрашуга килүчеләр якыннарына кирәк-яраклар алу, куратор билгеләү, түләүләр, газ кертү турындагы һәм башка сорауларга җавап алды.

Хәрбиләрнең якыннарына күчтәнәчләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100