Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайтучы белән очрашты
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядән ялга кайткан Александр Тараканов белән очрашты. Хәрби контракт буенча хезмәт итә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.
Район башлыгы рәхмәтләрен әйтә башлаганчы, Александр үзе аңа рәхмәтләрен җиткерде.
- Сез «Гөбенә» агрофирмасы директоры булып эшләгән вакытта мин механизатор булып эшләүче әтием янына еш бара идем. Аннан соң үзем дә бераз эшләп алдым. Техника яратуымны сизеп алгансыздыр инде, миңа машина йөртү таныклыгына укырга, туган җиребездә калырга киңәш иттегез. «Молодец, кулыңнан эш килә синең, булдырасың», - дип, иңсәмә кагылып уза идегез, канатлар куйдыгыз, үсендердегез. Сезнең сүзләр дә тәэсир иткәндер, бүгенге көндә минем төрле техника белән идарә итәргә хокук бирүче документларым бар.
2018 елдан бирле Россия Кораллы көчләре сафларында мин: армиягә киттем, хәрби хезмәт төгәлләнгәч, контракт буенча хезмәт итәргә калдым. Махсус операция башлангач, кабат контракт төзедем. Җиңү белән кайткач, туган авылымда эшләргә ниятем бар», — дип ул планнары турында сөйләп бирде.
Альберт Рәхмәтуллин һәр сүзеннән туган илен ярату хисләре бөркелеп торган бу егеткә соклануын белдерде, аны көчле рухлы дип атады. Чәй табыны артында бер сәгатькә якын дәвам иткән очрашу бер мизгелдәй узды да китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз