news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Кайбыч районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Фото: https://kaibicy.ru/

Украинада барган махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтучы егетләр белән Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның очрашулар үткәрүе күркәм традициягә әверелде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Чираттагы очрашуга килгән Борындык авылыннан Руслан Әфлиев, Бушанчадан Сергей Петров мобилизация буенча хезмәт итә. Борындыктан Алмаз Нигъмәтҗанов Украина җирләренә контракт буенча киткән.

Альберт Рәхмәтуллин алардан Украинада барган хәлләр турында сорашты, сәламәтлекләре белән кызыксынды.

«Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме — үз-үзегезне саклагыз, без сезне биредә җиңү белән кайтуыгызны көтеп калабыз», - диде ул.

Очрашуга килүчеләрнең барысы да патриотик рухта. Рәхәтләнеп аралаштылар.

«Без хәзер Бөек Ватан сугышы чорында бабаларыбыз йөргән сукмаклардан атлыйбыз. Без йөргән урманнарда сугыш чорыннан калган дзодлар да очрый. Җиңү безнең якта булачак, анысы — бәхәссез», — диде алар.

Очрашу күчтәнәче итеп, барысына да азык-төлек пакетлары бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100