news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән танышты

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин Олы Тәрбит, Чүти, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ульянково һәм Надеждино мәктәпләрендә, һәм балалар бакчаларында булды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова яза.

Шулай итеп, райондагы барлык белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә дә җәйге каникуллар вакытында башкарылачак ремонт эшләренең күләме билгеләнде, нинди төзелеш материаллары кирәк булачагы ачыкланды. Тәҗрибә участокларының торышын да карап чыктылар.

Альберт Рәхмәтуллин мәктәп директорларыннан проблемалар турында сорашты, кадрлар мәсьәләсе белән дә кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot