news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы мәктәпләр белән танышуын дәвам итә

Кайбыч районы башлыгы мәктәпләр белән танышуын дәвам итә

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләргә сәфәрен дәвам итте. Алар бүген Мөрәле, Федоровское, Колаңгы, Борындык мәктәпләрендә булды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Соңгы елларда Мөрәле мәктәбенең тәҗрибә участогы башкаларга үрнәк булырлык. Биредә барысы да тәртиптә. Мәктәпнең торышы да бик әйбәт, уку. Капиталь ремонт ясаганнан соң, мәктәпнең сакланышы да әйбәт», - диде Альберт Рәхмәтуллин мәктәп коллективы хезмәтенә югары бәя биреп.

Ул шулай ук мәктәп директоры Рушания Мозафаровадан, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллиннан проблемаларын сорашты.

Федоровское урта мәктәбендә директор Михаил Серяков башта тәҗрибә участогын күрсәтте. Аның әйтүенчә, биредә 800 төптән артык кәбестә, күп итеп бәрәңге, башка төрле яшелчәләр утыртканнар.

Мәктәпкә килгәндә, биредә яңа уку елына кадәр 44 тәрәзәне, кайбер кабинетларда ишекләрне, башлангыч классларда яктырткычларны алыштырырга җыеналар. Балалар бакчасы мөдире Галина Калашникова әйтүенчә, хәзер анда 15 бала йөри, яңа уку елына кадәр аларның саны 20гә җитәчәк.

Колаңгы төп мәктәбендә директор Наталия Гурнович каршы алды. Бакчалары торышына район башлыгы яхшы бәя бирде. Мәктәптә түбәдән су үтә, ремонт таләп ителә. Быел анда ремонт ясалачак. Биредә химия, биология, география, инглиз теле, физкультура укытучылары, пешекче кирәк була.

Борындыкның төп мәктәбе директоры Рания Хуҗина әйтүенчә, укытучы кадрлар белән проблема юк. Мәктәптә яңа уку елында 34 бала белем алачак, бакчада да тулы тәртип.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100