news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы башлыгы контракт буенча хезмәт итүче хәрби белән очрашты

Кайбыч районы башлыгы контракт буенча хезмәт итүче хәрби белән очрашты
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Украинада барган хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итеп, кыска вакытлы ялга кайткан Хуҗа Хәсән авылыннан педагог Александр Губеев белән эш бүлмәсендә очрашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Александрның хатыны Вероника катнашты.

Альберт Илгизәрович аңардан Украинадагы вакыйгалар, яшәү шартлары турында сорашты, үз-үзен саклавын, җиңү белән исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын теләде.

Александр Губеев 2023 елның 8 августында, үз теләге белән контракт төзеп, хәрби операция зонасына киткән. Ялга әле беренче тапкыр гына кайткан. Ул Луганск өлкәсендә машина йөртә.10 июньдә үз частенә кайтып җитәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot